#Хикмәт
#Хикмәт Имам Мәлик белән Имам Шәфигыйнең ризык хакында сөйләшүе. Имам Шәфигый белән аның остазы Имам Мәлик арасында ризыкның килүе һәм аңа ирешү өчен сәбәпләр кылу турында фикер алышу була. Имам Шәфигый: — Ризык Аллаһтан килә, әмма аңа ирешү өчен кеше тырышырга, сәбәпләрен кылырга тиеш, — ди. Имам Мәлик исә: — Ризык Аллаһтан килә. Кеше бернинди сәбәп кылмаса да, Аллаһ аңа ризык бирергә мөмкин, — дип җавап бирә. Шуннан соң яшь Шәфигый урамга чыга һәм чүп җыеп йөргән бер картны күрә. Ул карт янына килеп: — Абзый, сезгә ярдәм кирәкмиме? — дип сорый. Карт кеше аның ярдәмен кабул итә. Шәфигый аңа чүпләрне җыярга һәм ташырга булыша. Моның өчен карт аңа берничә хөрмә бирә. Шәфигый хөрмәләрне алып, остазы Имам Мәлик янына кайта да: — Мин эшләдем, тырыштым һәм Аллаһ миңа ризык бирде диде. Димәк, ризыкка ирешү өчен тырышлык кирәк, — ди. Имам Мәлик хөрмәләрнең берсен алып ашый да: — Күрдеңме, углым, мин бернинди эш тә башкармадым, әмма Аллаһ миңа да ризык бирде, — дип җавап кайтара. Бу хикәянең гыйбрәте: кеше тырышырга һәм сәбәпләрен кылырга тиеш, әмма нәтиҗәнең Аллаһ ихтыярында булуын да онытмаска кирәк. Тырышлык — безнең бурыч, ә ризык бирүче — Аллаһ. 🤲 Йә Раббым, безгә хәләл ризык табу өчен тырышырга, сәбәпләрен кылырга һәм һәр эштә Сиңа тәвәккәл итәргә насыйп ит. Ризыгыбызны киң, бәрәкәтле кыл, йөрәкләребезне шөкер итүче бәндәләреңнән ит. Тырышлыгыбызны бәрәкәтле, күңелләребезне канәгать, кулларыбызны юмарт кыл. Безгә Үзеңә таянуны, тәкъдиреңә риза булуны һәм һәр хәлдә Сиңа шөкер итүне насыйп ит. Әмин!
Канал в каталоге Максиметера
3 335 подписчиков · Религия