✨Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт.
✨Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, җаның белән Раббыңа якынаю вакыты. Тыныч төндә күзләрне йокы басканда, галәм тынлыкка чума. Нәкъ шул чакта Аллаһның рәхмәт ишекләре ачык кала: - йөрәге сынганнарга — юаныч, - һидаять эзләгәннәргә — туры юл, - хаҗәтләре булганнарга — догаларын кылу мөмкинлеге… Кешеләр йоклаганда уяу калып, Раббың белән ялгыз калу — күңелнең иң гүзәл халәтләреннән берсе. 🤍 Тәһәҗҗүд намазы — Раббыңа якынаю юлы. (Әйдәгез бүген Җомга кичендә төнге намазга торырга ният итик!)🌙
Канал в каталоге Максиметера
3 335 подписчиков · Религия