📚🖋️ "Бер тәкъва кешедән: — Аллаһның сиңа булган Рәхмәте хакында сөйлә эле — дип сора...
📚🖋️ "Бер тәкъва кешедән: — Аллаһның сиңа булган Рәхмәте хакында сөйлә эле — дип сораганнар. Ул : «Аллаһ синең гөнаһларыңны күрә, ләкин сине Үзенең нигъмәтләреннән мәхрүм итми. Киресенчә, күңелеңне иман нуры белән тутыра. Аннары тәүбә итәргә мөмкинлек бирә, тәүбәңне кабул итә һәм сине гафу итә. Шуннан соң синнән разый була һәм хәтта начар гамәлләреңне дә яхшы гамәлләргә әйләндерә». 🤲 Йә, Раббыбыз! Безнең элек кылган һәм киләчәктә кылырга мөмкин булган гөнаһларыбызны кичер. Җомга көне мөбәрәк булсын🤲 Ихтирам белән Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
Канал в каталоге Максиметера
3 335 подписчиков · Религия