📚 «Китап җаны» медиа-проекты кысаларында — интеллектуаль квиз Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында «Китап җаны» дип исемләнгән зур чара гөрләп узды. Әлеге проектның максаты — укучыларда әдәбиятка, туган телебезгә һәм милли мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту. Интеллектуаль квизда мәктәпнең иң актив һәм тапкыр укучыларыннан торган 5 команда көч сынашты: ✨«Йолдызчыклар» ✨«Укымышлы балалар» ✨«Алты бөртек» ✨«Унберенчеләр» ✨«Кояш нурлары һәм Азат» Сораулар татар әдәбиятының алтын фондына кергән китапларга багышланган иде. Һәр тур — ул ярыш кына түгел, ә әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булды. 🏆 Иң зирәк һәм бердәм командалар билгеләнде: 1 урын — «Йолдызчыклар» командасы (10 нчы сыйныф); 2 урын — «Укымышлы балалар» командасы (9 нчы сыйныф); 3 урын — «Алты бөртек» командасы (8 нче…
Читать целиком