Атнинская централизованная библиотечная система
Образование · 20 октября 2026 г.
20 октябрь көнне Сибгат Хәким музее җитәкчесе Күлле-Киме авыл китапханәчесе белән берле...
20 октябрь көнне Сибгат Хәким музее җитәкчесе Күлле-Киме авыл китапханәчесе белән берлектә Татарстан Республикасы дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 1998-2012 елларда ТР буенча Эчке эшләр министры булып эшләгән полиция генерал-лейтенанты, хәзерге көндә ТР рәисе аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгат Әхмәт улының юбилее уңаеннан "Безнең генерал" дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Бу чарада Күлле-Киме мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Алар кебек үк мәктәптә укыган, спортны яраткан авылдашыбыз - һәр укучы өчен үрнәк, барысы да аңа охшарга тырышалар. Аның кыюлыгы, тәвәккәллеге, дөреслекне, гаделлекне яратуы сокландыра. Сәфәров Әсгат Әхмәт улы - безнең горурлыгыбыз!