Атнинская централизованная библиотечная система
Образование · 20 октября 2026 г.
📚 «Китап җаны» медиа-проекты кысаларында — интеллектуаль квиз
📚 «Китап җаны» медиа-проекты кысаларында — интеллектуаль квиз Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында «Китап җаны» дип исемләнгән зур чара гөрләп узды. Әлеге проектның максаты — укучыларда әдәбиятка, туган телебезгә һәм милли мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту. Интеллектуаль квизда мәктәпнең иң актив һәм тапкыр укучыларыннан торган 5 команда көч сынашты: ✨«Йолдызчыклар» ✨«Укымышлы балалар» ✨«Алты бөртек» ✨«Унберенчеләр» ✨«Кояш нурлары һәм Азат» Сораулар татар әдәбиятының алтын фондына кергән китапларга багышланган иде. Һәр тур — ул ярыш кына түгел, ә әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булды. 🏆 Иң зирәк һәм бердәм командалар билгеләнде: 1 урын — «Йолдызчыклар» командасы (10 нчы сыйныф); 2 урын — «Укымышлы балалар» командасы (9 нчы сыйныф); 3 урын — «Алты бөртек» командасы (8 нче сыйныф). Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә татлы бүләк, дипломнар тапшырылды. Китапка булган җылы мөнәсәбәтләре, зирәклекләре, актив булганнары өчен барлык командага да зур рәхмәт! Мондый чаралар — белемне тирәнәйтүнең һәм әдәбиятка кызыксыну арттыруның иң яхшы ысулы 📖 #атнякультура #Әтнәмәдәниятбүлеге #АтнинскаяЦентральнаяБиблиотека #китапжаныалдынгылар