Тормыш агымы/Гөлназ/Түбән Кама/Фаберлик
Канал🌾 "Тормыш агымы" - минем көндәлек тормышым, уйлануларым һәм кызыклы мизгелләрем агымы. Биредә тормышның һәр көненнән ямь табу, гади әйберләрдә матурлык күрү һәм файдалы киңәшләр тупланган. Җылы, тыныч каналыма рәхим итегез! https://max.ru/u/f9LHodD0cOITH0LlFMe_y1fYTkH24MFnf11nobd9q2IRkg-tpINz6f-EZ3M
Публикации канала
Лента канала- 12
Хәерле кич, дусларым! ✨ Бүген көне буе сезнең яныгызга чыкмаганмын икән бит. Көнне бөтенләй башка планнар белән башлап җибәргән идек, ләкин тормыш үз төзәтмәләрен кертте: кечкенә улым температуралап авырып китте. Сабыемны көйләп, карап, бүген көне буе өйдә генә булдык. Телефонны кулыма алырга бер минут та вакыт булмады. Хәзер олыларын мәктәптән алырга барганда, бәләкәчебез дә миңа ияреп чыкты. Йончып ятканнан соң, саф һава үзенекен итте — хәзер менә велосипедында мәйданчык буйлап җилдерә! Көне буе җыелган энергиясен чыгара хәзер. 😊 Мондый көннәр әниләрне тагын да сабыррак һәм көчлерәк итә. Сирәк булса да, гаджетлардан аерылып, тулысынча гаиләгә чумып алуның да үз хикмәте бардыр.
14✨🌙Йокы — ул ял итү генә түгел, ә гыйбадәт тә булырга мөмкин икән. Әгәр без Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтенә һәм киңәшләренә ияреп йокларга ятсак, йоклаган вакытыбыз өчен дә әҗер-савап языла. Пәйгамбәребез ﷺ кич җиткәч вакытны дөрес бүләргә өйрәткән. Сәхих хәдистә болай диелә: «Аллаһ илчесе ﷺ ястү (ишә) намазына кадәр йоклауны һәм аннан соң (буш, файдасыз сүзләр сөйләп) утыруны яратмады». (Бухари, Мөслим) Бу хәдистә зур хикмәт бар: кич белән вакытны бушка уздырмыйча, иртәрәк йокларга яту — иртәнге намазга җиңел уянырга һәм иртәге көнне дөрес башларга ярдәм итә. ✨ Йокыгыз гыйбадәт булсын өчен 3 гади адым: 1)Вакытында яту. Кич белән телефонда озак утырмыйча, иртәрәк ял итәргә омтылу. 2)Тәһәрәт алу. Намазга әзерләнгән кебек тәһәрәтләнеп яту. 3)Ихлас ният. Иртәгә Раббыбызга гыйбәдәт кылырга, га…
Читать целиком53Әлхәмдулилләһ, яңа атнага аяк бастык! «Дүшәмбе — авыр көн» диючеләрне тыңламыйбыз, без бүген барысын да бик җиңел дип башлап җибәрәбез! ✨ Өч малай белән узган ике көнлек яллардан соң өйнең асты өскә килде — димәк, өйдә тормыш кайнап тора! Бүгенге планнар : өй җыештыру, бакчада эшләп алу, бер атна инде чөгендердән квас ясарга кирәк дип йөрим,ансын да эшләргә кирәк. ИншәәАллаһ! Уңышлы, бәрәкәтле көннәр барыбызга да! ❤️
66Ял көне кем генә ял итә микән ул? 😂 Ленар шлифовать итеп бетерә дә, аннары минем чират — буярга керешәчәкмен, иншәАллаһ. 🛠️🎨 Яңгыр гына яумыйча торсын иде, буяп куеп эшен бетерәсе бар бит. Сездә яллар ничек уза?
83Әлхәмдулилләһ, төшке ашка борчак ашы һәм бәрәңге шәңгәсе пешердем! Камырын кефир, май һәм йомыркага бастым. Бу ризыкның исеме төрле якта төрлечә бит: пәрәмәч, пәрәпәч, ачык бәлеш, камыр юкасы диләр. Ә сезнең якларда бу ризыкны ничек атыйлар? Комментарийларда языгыз әле, бик кызык! 👇 Раббыбыз хәерле, мул ризыкларын бирсен барыбызга да! Әәмиин.
72
Подписчики
179
Публикации
309
Обновление
21 сентября 2026 г.
Первая публикация
1 сентября 2026 г.
Активность канала
За 7 дней
20
публикаций
За 30 дней
102
публикаций
Просмотров за 90 дней
14 353
Ср. просмотров на пост
141