Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм кара тмин турында: «Кара тминны кул... — 10 сентября 2026 г. в 13:27:50.417
Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм кара тмин турында: «Кара тминны кулланыгыз, чөнки анда үлемнән кала барлык чирләрдән шифа бар» (Бухәри), — дигән. Санап карасам, без бу орлыкны һәм аның маен гаиләбез белән егерме еллап кулланабыз икән инде. Мәктәп елларында мин тонзиллит белән бик нык интегә идем. Тамагым гел сызлый, шешә, бернинди дарулар да озакка ярдәм итми иде. Кара тмин куллана башлагач бер ай эчендә тонзиллитның эзе дә калмады! Шул вакыттан бирле бу чир мине борчыганы юк,Аллаһка шөкер! Кара тмин мае һәм орлыгы — безнең гаилә аптечкасында НОМЕР 1 чара. Балалар мәктәпкә киткәндә 1 бал кашыгы иртән эчертәм (тамак төбен төзәтә, инфекцияләрне үтерә). Шулай ук бу май белән балаларның аркаларын, аяк-кулларын ышкыйм, вируслардан саклар өчен борын эчләренә сөртәм, ә биттә берәр бетчә чыкса — нокталы рәвештә сөртергә була. Заманча галимнәр дә бу орлыкны өйрәнеп, аның составында иң көчле антиоксидант булган тимохинон матдәсен таптылар. Менә ни өчен кара тмин һәр өйдә булырга тиеш: 🌱 1. Иммунитетны ныгыта — организмның саклану көчен (Т-күзәнәкләрен) уята, салкын тиюдән саклый. 🌱 2. Ашкайнатуны көйли — ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген яхшырта, эч күбүдән коткара. 🌱 3. Аллергия һәм астмадан ярдәм — бронхларны киңәйтә, борын тыгылуны һәм төчкерүне сизелерлек җиңеләйтә. 🌱 4. Кан басымын һәм шикәрне нормалаштыра — «яман» холестерин дәрәҗәсен төшерә, кандагы шикәрне нормада тотарга булыша. 🌱 5. Табигый антибиотик — организмдагы яман бактерияләрне, вирусларны һәм төрле гөмбәчекләрне (грибок) үтерә. 🌱 6. Ялкынсынуга каршы тора — буыннар сызлаудан, ревматизмнан һәм даими арыганлыктан җәфаланучылар өчен искиткеч ярдәмче. 🌱 7. Бавырны һәм бөерләрне чистарта — организмны токсиннардан, авыр металлардан һәм без эчкән даруларның зыянлы калдыкларыннан арындыра һ. б. Көнгә 1-2 тапкыр ашаганнан соң 1чәй кашыгы кара тмин маен, яки орлыгын кофемолкада ваклап җылы су белән эчәргә кирәк. Аллаһ Тәгәлә һәрберебезгә сәламәтлек һәм бәрәкәт бирсен! Ә сез кара тминны кулланасызмы? 🍂 🍂 🍂 🍂 🍂 🍂 🍂