✨🌙Йокы — ул ял итү генә түгел, ә гыйбадәт тә булырга мөмкин икән. Әгәр без Пәйгамбәреб... — 28 сентября 2026 г. в 19:09:00.422
✨🌙Йокы — ул ял итү генә түгел, ә гыйбадәт тә булырга мөмкин икән. Әгәр без Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтенә һәм киңәшләренә ияреп йокларга ятсак, йоклаган вакытыбыз өчен дә әҗер-савап языла. Пәйгамбәребез ﷺ кич җиткәч вакытны дөрес бүләргә өйрәткән. Сәхих хәдистә болай диелә: «Аллаһ илчесе ﷺ ястү (ишә) намазына кадәр йоклауны һәм аннан соң (буш, файдасыз сүзләр сөйләп) утыруны яратмады». (Бухари, Мөслим) Бу хәдистә зур хикмәт бар: кич белән вакытны бушка уздырмыйча, иртәрәк йокларга яту — иртәнге намазга җиңел уянырга һәм иртәге көнне дөрес башларга ярдәм итә. ✨ Йокыгыз гыйбадәт булсын өчен 3 гади адым: 1)Вакытында яту. Кич белән телефонда озак утырмыйча, иртәрәк ял итәргә омтылу. 2)Тәһәрәт алу. Намазга әзерләнгән кебек тәһәрәтләнеп яту. 3)Ихлас ният. Иртәгә Раббыбызга гыйбәдәт кылырга, гаиләбезгә файда китерергә көч җыю нияте белән күзләрне йому. Тыныч, имин төннәр, барыбызга да!❤