🌺Хәерле бәйрәм көннәре белән барыбызны да🫶
🌺Хәерле бәйрәм көннәре белән барыбызны да🫶 Безнең буын кешеләре хәтерлидер, көзге каникуллар һәр елны 4нче ноябрьдән 10нчы ноябрь аралыгында була иде. Хәзер генә ул, ел саен датасы да үзгәрә, кыска чирекне кыскартып, озынын тагын да озынайта торган хәлләр дә була. Көзге каникулда ел саен 50-60 каз-үрдәкне көн саен унарлап суя, эшкәртә идек. Ул вакытта хәзерге кебек морозилкалар юк, гәлүшкә керерлек булып яуган кар эреми, каз- үрдәкләр шул килеш язгы каникулга кадәр тозлаганчы- каклаганчы торалар иде. Язгы каникулда кар базына кар тутыра идек. Хәтерлим әле, ул каз- үрдәк түшкәләрен йолкырга алып кергәнче карга ышкый идек. Ап- ак чиста кар була иде. Хәзер көзге каникулда чәчәкләр шау чәчәктә утыра, язгы каникулда агачлар яфрак яра башлый, дисәк тә була. Октябрь революциясе көнен көтеп алып телевизордан демонстрация карый идек. Брежневның сүзләрен анламасак та( тырышмаганбыздыр да инде) карлы янгырда шат чырай белән күшегеп басып торган демонстрациядәге халыкны күзәтә идек. Мичтә шарт- шорт утын яна, бәйрәм көне итеп әни мичтә ни дә булса пешерә. Ни дә булса дигәнем я коймак, я тәбикмәк, я шәңгә. Ит бәлеше мал суйган көнне генә пешә иде. Бүген дә бик матур, эчтәлекле бәйрәм көн. Без генә икенче...