Перейти к содержимому
Максиметер

🌺Бүген гаиләбез тарихында иииң матур, иииң истәлекле көн- озак еллар көтеп алган берен...

🌺Бүген гаиләбез тарихында иииң матур, иииң истәлекле көн- озак еллар көтеп алган беренче сабыебыз - улыбыз Газизнең туган көне🎉🙏 Улым, тормыш юлың сикәлтәсез булсын, сау- сәламәт, бәхетле, хәерле, бәрәкәтле, кадерле, рәхәт озын оомер бирсен сиңа Ходай🤲🙏. Әти- әниеңнең, сенлең Зилиянең ныклы терәге булып яшәрлек көчең, һәрчак шундый галантный булып калырлык рухи һәм матди байлыгың булсын🤲🙏 Син тууга әтиең яздырган шигырьне традиция буенча бүген дә куям🙏 Кулларыма алып сөяр өчен Күпме көттем сине өзелеп... Күпме язлар үтте, күпме көзләр, Кыр казлары китте тезелеп. Һәм ниһаять Син дөньяга килдең, Сөеп туялмадым үзеңне, Бигрәкләр дә сылу син улкаем, Аера алмыйм синнән күземне. Газиз диеп исмеңне атадык, Газиз булган өчен-көткәнгә, Ходай безгә Сине бүләк итте, Сабырлыкларыбыз җиткәнгә! Үс, улкаем, дөнья ямьләндереп, Кояшы бул өйнең түрендә, Әниеңә рәхмәт синең өчен, Әйтеп бетерә алмам гомергә! Бәхетле бул, улым🫶💋

352 просмотров

Ещё по теме «Юмор»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.