Перейти к содержимому
Максиметер

🌺Дөге боткасы пешергән саен әбекәй мәрхүмәнең ачуланганы искә төшә🙈.

🌺Дөге боткасы пешергән саен әбекәй мәрхүмәнең ачуланганы искә төшә🙈. Гаиләдәге 6 җанга 6 стакан дөгене пешерер иде мәрхүмәкәем. Каааты булыр, көчкә тәлинкәгә бүлеп алмалы булыр иде боткасы. Уртасына чокырлап ак май салып ашый идек. Мин инде туганда ук Туры Тукай булып туган кеше, әбекәй, мәктәпнең боткасы тәмле, аныкы сыек була, синеке каты, ди идем. Иии ачуы килер иде. Мәктәпнең суга пешкән боткасы ничек тәмле булсын инде, рәхәткә чыдый алмыйсыз, туеп сикерәсез, дияр иде. Менә үзем дә, әбекәйнекенә охшый язган итеп пешердем әле. Мин гаепле түгел, телефон гаепле🙈

225 просмотров

Ещё по теме «Юмор»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.