1 нче октябрь көнне Арча районы башлыгы Алмаз Гаптрәүпович “Тылсым” кафесында, күптән т... — 1 октября 2026 г. в 11:01:50.907
1 нче октябрь көнне Арча районы башлыгы Алмаз Гаптрәүпович “Тылсым” кафесында, күптән түгел генә Актанышта Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шаймиев Кубогына үткәрелгән көрәш ярышларының җиңүчеләрен, призерларын һәм аларның тренерларын тәбрикләргә җыйды. Белгәнебезчә, анда Арча районы командасы 1 нче урынны яулады. Ярышның җиңүчеләре һәм призерлары район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук аларга спорт товарлары алырга сертификатлар тапшырылды. 🥇Искандаров Ильяс, 60 кг үлчәү категориясендә ЧЕМПИОН, тренеры Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. 🥇Фасхутдинов Фәнис, 80 кг үлчәү категориясендә ЧЕМПИОН, тренеры Аскаров Илүс Илдусович. 🥈Калимуллин Булат, 40 кг үлчәү категориясендә көмеш призер, тренеры Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. 🥈Ахмедзянов Руслан, 43 кг үлчәү категориясендә көмеш призер, тренеры Хакимзянов Рамил Райнурович. 🥉Ахунов Самир, 40 кг үлчәү категориясендә бронза призер, тренеры Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. 🥉Минуллин Раяз, 43 кг үлчәү категориясендә бронза призер, тренеры Саляхов Марат Радикович. 🥉Файзрахманов Амирхан, 50 кг үлчәү категориясендә бронза призер, тренеры Хакимзянов Рамил Райнурович. 1 нче урын алган команда составындагы калган көрәшчеләр дә зур игътибарга лаек: ✅Хусаинов Раяз, тренеры Аскаров Илүс Илдусович. ✅Аглиуллин Амир, тренеры Галиев Раис Фанисович ✅Файзрахманов Аяз, тренеры Саляхов Марат Радикович. ✅Мухаметшин Ильяр, тренеры Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. ✅Гиззатуллин Булат, тренеры Галиев Раис Фанисович. 💥Бу яхшы нәтиҗә барлык команданың: көрәшчеләрнең, тренерларның, әти-әниләрнең бердәмләшеп эшләүләре һәм әлбәттә, район администрациясенең көрәшкә булган игътибары нәтиҗәсе. #корэш #Арчарайоны