Җиңүчеләребез белән очраштык!🏆 — 1 октября 2026 г. в 17:39:00.579
Җиңүчеләребез белән очраштык!🏆 Күптән түгел генә Актанышта Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шаймиев Кубогына үткәрелгән көрәш ярышларының җиңүчеләрен, призерларын һәм аларның тренерларын тәбрикләдек. Белгәнебезчә, анда безнең Арча районы командасы 1 нче урынны яулады! Бу — безнең өчен зур җиңү, районның спорт даны өчен зур казаныш. Һәрберсен чын күңелдән котлыйм! Безнең чемпионнар һәм призерлар: 🥇 Искандаров Ильяс, 60 кг үлчәү категориясендә ЧЕМПИОН, тренеры — Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. 🥇 Фасхутдинов Фәнис, 80 кг үлчәү категориясендә ЧЕМПИОН, тренеры — Аскаров Илүс Илдусович. 🥈 Калимуллин Булат, 40 кг үлчәү категориясендә көмеш призер, тренеры — Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. 🥈 Ахмедзянов Руслан, 43 кг үлчәү категориясендә көмеш призер, тренеры — Хакимзянов Рамил Райнурович. 🥉 Ахунов Самир, 40 кг үлчәү категориясендә бронза призер, тренеры — Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. 🥉 Минуллин Раяз, 43 кг үлчәү категориясендә бронза призер, тренеры — Саляхов Марат Радикович. 🥉 Файзрахманов Амирхан, 50 кг үлчәү категориясендә бронза призер, тренеры — Хакимзянов Рамил Райнурович. I урын алган команда составындагы калган көрәшчеләр дә зур игътибарга лаек. Аларның да һәрберсе — безнең горурлыгыбыз: ✅ Хусаинов Раяз, тренеры — Аскаров Илүс Илдусович. ✅ Аглиуллин Амир, тренеры — Галиев Раис Фанисович. ✅ Файзрахманов Аяз, тренеры — Саляхов Марат Радикович. ✅ Мухаметшин Ильяр, тренеры — Хидиятуллин Фәнил Фәнисович. ✅ Гиззатуллин Булат, тренеры — Галиев Раис Фанисович. Бу яхшы нәтиҗә — көрәшчеләрнең, остазларның, әти-әниләрнең бердәмләшеп эшләүләре нәтиҗәсе. Афәрин, егетләр! Тагын да зуррак үрләр яуларга язсын! Арча данын киләчәктә дә республика һәм ил күләмендә югары тотарбыз дип ышанам. Сезнең белән чын күңелдән горурланам!