Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. — 1 октября 2026 г. в 09:21:46.900
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. 💥Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. 💥Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. 💥Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребез. 💥Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез. Яшәгез , мәңге яшь булып Туган йортыгызда ямь булып. Сез булсагыз таза-сәламәт Оныкларга булыр бик рәхәт. Оныкларга терәк булып, Яшәгез сез шатлыкта. Сәламәтлек, ак бәхетләр Юлдаш булсын картлыкта. #деньпожилых #спортшколаАрча