❤ Икәү бергә картаясы килә — 18 апреля 2026 г. в 05:30:36.590
❤ Икәү бергә картаясы килә Икәү бергә картаясы килә, Терәк булып берең-береңә; Башны куеп, хоккей караганда, Ышанычлы, ныклы иңеңә. Икәү бергә картаясы килә, Эзли-эзли качкан күзлекне; Аена бер пенсияне алып, Кыштырдатып кәгазь йөзлекне. Икәү бергә картаясы килә, Балаларны көтеп ялларга; "Детский мир"га барып атна саен, Оныкларга бүләк сайларга. Икәү бергә картаясы килә, Планнар кормый гына иртәгә; Әтәч тавышына бергә торып, Чәйләр эчеп һәрбер иртәдә. Икәү бергә картаясы килә, Оекбашлар киеп ак йоннан; Өреп кенә, ашыкмыйча эчеп, Кайнар чәйне чишмә суыннан. Икәү бергә картаясы килә, Төннәрендә юрган бүлешеп; Бәйрәм саен дус-туганнар белән Бер очрашып, күреп, күрешеп. Икәү бергә картаясы килә, Мытырдашып юкка-барга да; Шатланышып, бергә сөенешеп Яңа яуган ап-ак карга да. Икәү бергә картаясы килә, Бер-береңә булып терәкле... Картаясы килә икәү бергә, Синең өчен тоеп кирәкне. Ирина Хәмидуллина

