КЕКС 🧁 — 18 апреля 2026 г. в 14:08:39.584
КЕКС 🧁 4 йомыркага чеметеп кенә тоз салып, миксер ярдәмендә болгатырга. 150 г шикәр комы өстәп, күпергәнче тугларга. 60 мл сөт, 80 мл үсемлек мае, 100 г эретелгән атланмай, 10 г (1 чәй кашыгы) камыр көпшәкләгеч, ванилин, угычтан уылган лимон кабыгы, 200 г он кушарга. Камырны майланган кекс савытларына тутырырга һәм духовкада пешерергә. Мәрьям Миңнегулова
40 679 просмотров

