Лениногорск яңалыклары
Новости
💠"Заман сулышы" газеты. ✅Лениногорск шәһәре һәм районы яңалыклары, Татарстан хәбәрләре. ✅Чаралардан фоторепортаж, видеолар. ✅ Райондашлар язмышы
Загружаем канал…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Новости
💠"Заман сулышы" газеты. ✅Лениногорск шәһәре һәм районы яңалыклары, Татарстан хәбәрләре. ✅Чаралардан фоторепортаж, видеолар. ✅ Райондашлар язмышы
Зәй-Каратай авылы волонтерлары СВОга ярдәм итү буенча киң эшчәнлек алып бара. Алар маскировка челтәре дә үрәләр, мендәрләр ясыйлар, одеяллар, плащлар тегәләр. Шулай ук авыл халкы да һәрдаим акчалата, әйберләтә ярдәм күрсәтә. Зәй-Каратай Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтер төркемнең филиалы булып тора. Армый-талмый эшләүче волонтерларга рәхмәт! Сезнең ярдәм белән җиңү килер!
Куакбаш һәм Чүте авыллары волонтерлары 70нче маскировка челтәрен үрүне тәмамлады. Әлеге ике авылның волонтерлары бер-берсенә ярдәм итешеп эшли. Чүтедә маскировка челтәре өчен спанбонд кисәләр, тасмалар әзерлиләр, ә Куакбаш авылында исә маскировка челтәре үрү эше бара. Ике авылны да уртак максат берләштерә: СВОдагы солдатлар исән-имин кайтсыннар, илгә җиңү килсен.
Якшәмбе иртәсен якташыбыз Таһир Шәмсуаров шигыре белән башлап җибәрик. Бүгенге көннәрдә бик тә актуаль. Таһир Шәмсуаров Әбиләр чуагы Табигатьне яратканга Һәр фасыл да якын, үз. Күңелләргә кояш кунды Өй түрендә алтын көз! Барыгыз да күрәсездер Кәефнең иң шәп чагы. Елмаюлар бүләк итә Күр, әбиләр чуагы! Ә яшебез мөһим түгел, Табигатькә бала без. Кояш иңгән яфракларны Кулыбызга алабыз! Кабатланмас гүзәл мизгел Күчә безнең йөзләргә. Әбиләрнең нурлы йөзе Чагыла бу көннәрдә! Бары шатлык-куанычтан Торсын иде дөньялар. Ерак юлга җыеналар Күрәсезме торналар! Табигатьне яратканга Һәр фасыл да якын, үз. Күңелләргә кояш кунды Ил түрендә алтын көз!
Хәерле иртә һәркемгә. 📝 Бер мәгънәле шигырь укып китик әле. Кеше тикшерергә яратабыз, Шулай булган!-диеп сөйлибез. Киләчәктә безне ниләр көтә, Ансын менә төгәл белмибез. Минем белән булмас әле, диеп, Тәнкыйтьләмә кеше тормышын. Белмисең бит нинди күчтәнәчләр, Әзерләвен сиңа язмышның. Тормыш булгач була төрле хәлләр, Беребез дә түгел фәрештә. Унышлар да була, ялгышлар да, Бар да унай бармый һәр эштә. Кеше тикшергәнче шуны телә, Ялгышлардан Раббым сакла, дип. Аллаһ бәндәләре, беребез дә Хаталардан хали түгел бит... ✍️ Гөлара Шәрипова
📝18, 19, һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесе узачак. 👨👩👧👦 Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрьдә иртәнге 8.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, өч автомобильнең берсен яки 33 айфон телефонының берсен оту мөмкинлеге пәйда булачак. Моның өчен бары сайлау участокларына килеп, тавыш биргәннән соң бирелгән махсус беләзекне киеп, сайлау участогы фонында (тышкы ягында) гаилә белән фото ясарга. Фотосурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәңә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән 18 сентябрьдән иртәнге 8.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырырга. 📸 Фотосурәттә кимендә гаиләнең ике әгъзасы булу, кимендә берсенең яше 18дән өстәрәк булу кирәк. ❗Барлык мәҗбүри шартлар белә…
Читать целикомКуакбаш авылында танылган җырчы һәм блогер-шагыйрь катнашында хәйрия концерты узачак Тулырак: https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/kuakbas-avylynda-tanylgan-yrcy-ham-bloger-sagyir-katnasynda-xairiia-koncerty-uzacak
Кабактан тәмле ризыклар әзерлибез Рецептлары монда: https://zamansulyshy.ru/news/ash-su-blmsend/kabaktan-tamle-rizyklar-azerlibez 🧇 🥐 Сайтта "Аш-су бүлмәсендә" рубрикасы буенча үзегезгә ошаган ризык әзерләү рецептлары белән таныша аласыз. Керегез, карагыз, укыгыз, файдаланыгыз
❄️ Бүген Татарстанның берничә районында беренче кар яуган. Аерым алганда, аны Кукмара һәм Саба районнарында күзәткәннәр. Бәлки, безнең якларга да килеп җитәр.
❗️❗️❗️Исегезгә төшерәбез Лениногорскида иртәгә - 3 октябрьдә Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Үзебездә җитештерелгән азык -төлек: ит-бәрәңге, сөт продуктлары, яшелчә, бал һәм башкалар булачак. ⏰ Башлана 8.00 сәгатьтә. 📍Шәһәрдәге Ленин исемендәге үзәк мәйдан иртәнге 7.00дән 13.00 сәгатькә кадәр ябык булачак.
Соңгы вакытта күп кенә кешеләр телефоннарында туганнарының, дусларының яки хезмәттәшләренең паспорт күчермәләрен, туу турында таныклыкларын һәм башка шәхси документларын саклый. Белгечләр кисәтүенчә, бу гадәт җитди хокукый куркынычларга китерергә мөмкин. Башка кешенең шәхси мәгълүматларын законсыз рәвештә саклау шәхси мәгълүматларны яклау турындагы законнарны бозу булып санала. Әгәр телефон югала, урлана яки хакерлар кулына эләгә икән, башка кешеләрнең документлары өчен җаваплылык сезгә йөкләнеләчәк. Моннан тыш, әлеге мәгълүматлардан файдаланып, мошенниклар кредитлар рәсмиләштерергә, ялган килешүләр төзергә яки башка хокук бозу гамәлләрен башкарырга мөмкин. Нәрсә эшләргә ? https://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/telefonda-baska-keselarnen-dokumentlaryn-saklarga-iaryimy
Гөлфия Шәйдуллина: «Ишек шакып, тәрәз кагып, эч пошырып йөрмәсен!» Гөлфия ханым кемгә, ни өчен шулай дип әйтә? Укып карагыз әле: https://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/golfiia-saidullina-isek-sakyp-taraz-kagyp-ec-posyryp-iormasen