Россиядә 80 яшь тулган яки I төркем инвалид булган пенсионерларга ике тапкыр арттырылга...
Россиядә 80 яшь тулган яки I төркем инвалид булган пенсионерларга ике тапкыр арттырылган пенсия каралган. Бу хакта РИА Новости «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законга нигезләнеп яза. «80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булган затларга әлеге Федераль законның 16 статьясындагы 1 өлешендә каралган сумманың 100 процентына тигез суммада картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне арттыру билгеләнә», - диелә документта. Закон нигезендә, затларның картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү аена 4 982 сум 90 тиен тәшкил итә.