Таһир Шәмсуаров Сәҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган чарада катнашты
Таһир Шәмсуаров Сәҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган чарада катнашты 3 октябрьдә, Әлмәт шәһәрендә күренекле шагыйрә Сәҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Төп чараларның берсе С.Сөләйманова исемендәге һәйкәл янында оештырылган әдәби-музыкаль кичә иде. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстанның танылган язучы-шагыйрьләре, сәнгать әһелләре катнашты. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулланың һәм танылган язучы-шагыйрьләрнең үтемле чыгышы әдәби-музыкаль кичәгә ямь өстәде. Биредә безнең якташ шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышлап иҗат иткән шигыре белән чыгыш ясаган. Тулырак: https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/tahir-samsuarov-saida-solaimanovanyn-tuuyna-100-el-tuluga-bagyslangan-carada-katnasty