Лениногорскида 6 нчы мәктәп базасында медицина сыйныфы ачылды
Лениногорскида 6 нчы мәктәп базасында медицина сыйныфы ачылды Проектның максаты – табиб һөнәренең абруен күтәрү һәм укучыларга киләчәк юлны сайларга ярдәм итү. Укучыларны ел дәвамында Лениногорск үзәк район хастаханәсе белгечләреннән лекцияләр көтә: алар төрле бүлекләрдә эшләү үзенчәлекләре, пациентларны карау нигезләре һәм башкалар турында беләчәкләр. Ә җәй көне укучылар практика узачак һәм үзләренең беренче һөнәри бурычларын үтәячәк. Уку нәтиҗәләре буенча укучылар «Авыруларны карау буенча кече медицина персоналы» таныклыгы алачак, бу медицинада булачак карьера өчен уңай башлангыч булыр.