Лениногорск ветераннары “Тормышка таба 10 000 адым” республика акциясенә кушылды.
Лениногорск ветераннары “Тормышка таба 10 000 адым” республика акциясенә кушылды. Акция Юность стадионында узды. Акциядә катнашучыларны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе Марс Хәсәнов сәламләде. “Шундый матур көндә стадионда йөреп кайтуыбызга без бик шат. Кемнәрдер кулларына чаңгы таягы тотып атлады, кемнәрдер ашыкмыйча гына барды – һәркем үз темпын сайлады”, - дип хәбәр итә Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова. Соңыннан грамоталар тапшырылган, бергәләп ачык һавада татлы чәй эчкәннәр.