Сагышымны бас кына
Сагышымны бас кына Көзләргә керсәк тә без Өметләребез исән. Сагышларым басылыр, Яннарыма бер килсәң. Сагышымны бас кына, Яннарыма бер килеп. Яшәрбез көлеп кенә, Сөю кадерен белеп. Елмаер әле дөнья, Безне бәхетле күргәч. Сагышымны бас кына, Яннарыма бер килгәч. Киләчәк тормыш безне Бәхетле генә итсен. Сагышымны бас кына, Моң-сагыш ерак китсен.
68 просмотров