Ташламагыз авылны
Ташламагыз авылны Нигә китим сине ташлап, Сине ятим калдырып. Гомер буе яшәр өчен, Йөрөгемне яндырып. Синдә генә таба алдым, Бәхетемнең ишеген. Синнән китеп бер ялгышсам, Туңармын да, өшермен. Кушымта Әй авылым урамнарың, Әй авылым йортларың, Әле ярый, әле ярый, Шәһәр чире йокмады. Әле ярый синдә калдым, Туып-үскән авылым. Моң сагыштан, моң сагыштан, Гөмерлеккә арындым. Сез дә миннән үрнәк алып, Ташламагыз авылны. Рәнҗетмәгез, елатмагыз, Таркатмагыз авылны.