ИКЕ РӘКӘГАТЬ НАМАЗ
ИКЕ РӘКӘГАТЬ НАМАЗ Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән,- хәбәр ителә: «Иртәнге намазның ике рәкәгате (сөннәте) бөтен җиһан һәм андагы барлык әйбердән дә хәерлерәк». Бу хәдистә иртәнге фарыз намазы алдыннан укыла торган ике рәкәгать сөннәт намазы турында сүз бара. Шушы ике рәкагәть намаз бу дөньядан һәм анда булган бар нәрсәдән дә яхшырак. Әгәр дә Аллаһның бәндәсе белсә икән, шушы ике рәкәгать сөннәт намазы өчен, Аллаһу тәгалә аңа нинди әҗер-савап һәм дәрәҗә бирәчәген, ул бу намазны дөньяның бөтен байлыгына да, хәтта җир шарын кулына тоттырсалар да, аларга алмаштырмас иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәтта сәфәргә чыкканда да Иртәнге Фарыз намазы алдындагы булган ике ракәгатьле Сөннәт намазын калдырмыйча укый торган булган. Раббыбыз Аллаһ Безгәдә насыйп итсә иде, фарызларны, сөннәтләрне, нәфелләрне үтәп яшәргә. Әәмиин🤲