ТОРМЫШ ГЫЙБРӘТЛӘРЕ
ТОРМЫШ ГЫЙБРӘТЛӘРЕ Авызы ябылган балык кармакка эләкми ул. Шуңа күрә өч кат уйла да... тагын дәшмичә кал. Бәхетне “урлаучы” шундый 3 нәрсә бар: үткәннәр өчен үкенү, киләчәк өчен кайгыру һәм хәзергесе өчен шөкер итмәү. Яшәеш чынбарлыгы шулдыр: аз белгән кешеләр күп сөйләшә, күп белүчеләр исә дәшми. Үз кыяфәтен кайгыртучы кызга караганда үз-үзенең тотышын кайгыртучы кыз күпкә матуррактыр. Алучы кеше учларын тутыра, биргән кеше исә – йөрәген. Кеше асылын ике нәрсә билгели: аның мохтаҗлык вакытындагы сабырлыгы һәм муллык вакытындагы үз-үзен тотышы. Сабырлык ул гадәти түзү генә түгел. Чын сабырлык ул – нинди хәлгә эләгүеңә карамастан, шул хәлне Аллаһның хөкеме дип кабул итеп, шуңа күнеп түзү. Хикмәт иясе ул – күпне белүче түгел. Хикмәт иясе ул – кирәклесен белүче. Караңгылык белән көрәшмәгез. Утны яндырыгыз да – шуның белән бул. Аллаһны онытуга сәбәп булган шатлыкка караганда Аңа дога белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән авырлык хәерлерәктер...