ЗӘКӘРИЯ ГӘЛӘЙҺИССӘЛӘМ ТОРМЫШЫННАН
ЗӘКӘРИЯ ГӘЛӘЙҺИССӘЛӘМ ТОРМЫШЫННАН ГЫЙБРӘТЛЕ САБАК Зәкәрия гәләйһиссәләм Коръән-Кәримдә Яхья пәйгамбәрнең атасы буларак искә алына. Шулай ук ул Гайсә пәйгамбәрнең анасы Мәрьям радыйәллаһү гәнһәнең тәрбиячесе буларак та билгеле. Зәкәрия гәләйһиссәләм яшәгән чорда ил белән тәкәббер, начар холыклы, явыз патша идарә итте. Бервакыт пәйгамбәрдән котылырга теләп, ул аны кулга алырга әмер бирә. Ләкин Зәкәрия гәләйһиссәләм сизенеп, башка җирлеккә күчәргә ниятли. Шул максат белән ул җирле тауны кичеп, башка илгә китмәкче була. Тау башына менеп җиткәндә, ул үзен эзәрлекләп чабучы җайдакларны күрә. Алардан котыла алмаслыгын аңлап, Зәкәрия гәләйһиссләм тау башында үскән бик зур карт агач алдында туктый да: “Әй агач, мине эчеңә кертеп яшерсәң иде!” – дип үтенеп сорый. Шул вакытта карт агач кәүсәсе ачылып китә (аның эче куыш булып чыга) һәм Зәкәрия пәйгамбәр гәләйһиссәләм шунда кереп баскач, кәүсә ябылып, агач элекке хәленә кайта. Җайдаклар тау башына менеп җиткәч исә пәйгамбәрнең кинәт юкка чыгуына бик аптырыйлар. Күпмедер вакыт шулай аптырап торганнан соң, алар алдында өлкән яшьтәге кеше кыяфәтенә кергән шайтан килеп чыга. “Сез Зәкәрия пәйгамбәрне эзлисезме әллә?” – дип сорый “бабай”, һәм уңай җавап ишеткәч, аның агач эченә яшеренгәнен әйтә. Патша кешеләре моңа башта ышанмый, әмма шайтан аларга әйтә: “Шунда, шунда! Күрмисезмени – чалмасының очы тышкы якта асылынып тора?”. Зәкәрия гәләйһиссәләмнең чалмасы очы чыннан да агач кәүсәсе тышында калган була, әмма агач камил, төзек хәлдә булганга, патша кешеләре “хәзер ни эшләргә соң инде?” дигән сыман уйга кала. Шунда шайтан аларга болай ди: “Ул бит агач эчендә басып тора. Сез пычкы алыгыз да чалма койрыгы турысыннан агачны кисегез – бу нәкъ муен тирәсе булганга, аның башы киселер...”. Пычкы китерелгәч, патша кешеләре агачны кисә башлый. Бу вакытта Зәкәрия гәләйһиссәләм янына Җәбраил фәрештә килеп җитә һәм әйтә: “Ялгыштың бит!”. “Нәрсәдә ялгыштым?” – дип гаҗәпләнеп сорый пәйгамбәр. “Аллаһтан сорыйсы урынга ярдәмне агачтан сорадың”, – дип җавап бирә Җәбраил гәләйһиссәләм. “Ә Аллаһ Раббыбыз сиңа һичшиксез ярдәм итәр иде, әгәр Аңа ихлас мөрәҗәгать иткән булсаң. Хәзер инде үлемне каршы аласың була. Әмма бел: муеның киселгәндә аз гына булса да тавыш чыгарсаң, җиде кат күк парә-парә булып, бар галәм челпәрәмә киләчәк, ә сабыр итсәң – сиңа Җәннәт”. Шуннан соң Зәкәрия гәләйһиссәләмнең муенын кисә башлыйлар, әмма пәйгамбәр олуг сабырлык күрсәтеп “ык” та итми... Шулай итеп, Зәкәрия гәләйһиссәләмнең тормышы һәм үлеме мөэмин-мөселманнарга зур сабак һәм гыйбрәт булып тора. Бу пәйгамбәр мисалында без кыенлыклар вакытында бер Аллаһка тәвәккәлләү, иң элек Аңа мөрәҗәгать итү һәм ярдәмне фәкать Аннан өмет итү кирәклеген аңлыйбыз. Димәк, нинди хәлдә булуына карамастан, мөселман иң элек Аллаһка мөрәҗәгать итеп, проблеманың хәл ителүен Аннан сорарга тиеш. Кызганычка, бүген хәтта үзен мөселман дип санаган кешеләрнең дә мәхлукларга тәвәккәлләү очраклары шактый еш күзәтелә. Мәсәлән, "бөтен нәрсәне фәкать акча гына хәл итә!" - дип ихлас ышанып әйтүчеләр байтак. Авырып терелгәннән соң күпләр: "Миңа фәкать менә шушы дару гына булышты!" - диеп Аллаһка шөкер итәсе урынга даруны (мәхлукны) олылыйлар. Ә бит барлык дәваларның Хуҗасы бер Аллаһы Тәгалә генә... Әлбәттә, сәбәп кылып, без кеше ярдәменә дә мөрәҗәгать итәргә, дару да кабарга тиеш, әмма иң элек Аллаһка тәвәккәлләп, Аңа мөрәҗәгать иткәннән соң. Ә нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, аны Аллаһның бөек карары буларак кабул итеп, Аңа рәхмәтебезне белдерергә тиешбез.