ӘТИЕМ ДӘФТӘРЕ
ӘТИЕМ ДӘФТӘРЕ Кулымда әти дәфтәре Язулар төрле төсле. Аларда бик күп чагыла Яшәүнең төрле төсе. Бер битендә урын алган Кадерле балалары Аларның туган көннәре, Иң газиз булганнары. Кызыгы да, кызганычы Шушы битләрдә тулган. Авылда кемнәр өйләнгән Һәм кемнәр вафат булган. Язлар җиткәч сыер чыккан Кайсы вакыт көтүгә. Нинди көндә бозаулаган Кайчан булган үгездә. Кайсы елны кышлар салкын, Ә җәйләр кызу булган. Кайчан казлар күкәй салып Оясына утырган. Дәфтәр битенә билгеләп Куйган ул туган көнен. Дога булсын һәм мин яздым Әтинең вафат төнен. Р. Ариф.