Әминәне мәктәпкә җибәрмәү – иң зур җәза...
Әминәне мәктәпкә җибәрмәү – иң зур җәза... Мәзәк кебек име. Кем яратсын инде мәктәпне? Андый балалар буламы? Була икән шул. Әминә генә түгел, аның классташлары да, нигездә, шундыйлар (әниләре сөйләде). "Ничек шулай?" диючеләргә – җавабым бер – ул "Сәләт-Алмагач" мәктәбендә укый - мәктәбе әйбәт аның! Нинди өстенлекләр күрәм: ❤️биредә баланың шәхесен саклыйлар (мәсәлән, берәр сорау бирсә, аңа тупас итеп җавап бирмиләр, кызыксынуын хуплап, чишелешне күрсәтәләр); ❤️ аны укырга-язарга түгел, ә белем алырга өйрәтәләр; ❤️милләтен, гореф-гадәтләрен, телен белергә һәм камилләштерергә шартлар тудыралар; ❤️ белем генә түгел, тәрбиягә дә игътибар бирәләр (гаиләләр белән дус булу – монда гадәти хәл)... Минем өчен Әминәнең билгеләре дә, имтихан баллары да мөһим түгел. Аның матур, киңкырлы кеше булып, Аллаһы Тәгалә биргән талантларын үстереп, тормышта үз урынын табуы мөһим. "Алмагач" мәктәбе киләсе елга укырга керүче балалар өчен махсус әзерлек дәресләре ачып җибәрә – мәрҗәннәр җыя)) Нечкәлекләрне язып тормыйм, киләсе хәбәрдән укып аңларсыз! Дәресләр киләсе атнадан башлана – язылырга ашыгыгыз!!!