Ялларны дүртәү гаилә белән үткәрдек. Бу атнада әниләренең биләмгә алып чыкмауның төп сә...
Ялларны дүртәү гаилә белән үткәрдек. Бу атнада әниләренең биләмгә алып чыкмауның төп сәбәбе – апалы-энеле маңкаладылар (башланды!). Җаваплы һәм борчулы әни буларак, мин шыгыр-мыгыр балаларны өйдә тоту яклы. Темпр булмады, шуңа саф һавада йөрүдән чик булмады)) Шулай йөрибез шимбә өй тирәсендә, берзаман бер абзый, ирем янына килеп: "Вы, извините, конечно. Как так получилось, что вы с сыном такие похожие, ди. Идете под ручку, даже сзади – одинаковые", – ди. Монда әтисенең очар канатлары күренә үк башлады, нәрсә әйтергә дә белми, елмая... "Читтән дә күренә икән охшашлык", – дип уйлап куйдым. Без аны күптән аңладык. Әтисе эштә булганда, үзе урынына улын – командир итеп калдыра бугай, дигән шик тә бар. Алар охшаш кына түгел, кайбер очракларда – бертөрле. Мәсәлән, икесен дә фотога төшереп булмый (телефон күрсәләр, артлары белән борылып басалар), икесе дә кибеттә котыра башлыйлар (ничек качып китү ягын чамалап, ишек төбен таптыйлар) – Лемана һәм Мегастрой ише кибеттә генә йөрисе. Ашарга дисәң, ит, бәрәңге һәм токмач. Креветка белән манго кебек әйберләрне төкерәләр генә... Санап китсәк, повесть язырлык. Ярый, кызым үземә охшаган. Беркөн чакырып утыртты мине. "Нишлибез?" – дим. "Хыялланабыз!" – ди. Монысын булдырабыз. Куш кына)) Тәүлек буе сөйләшә алабыз, кибеттә (акчасыз да) бәхетле булып йөрибез... Тагын: *өйләр җыештырылды; *ашарга пешерелде (күп тапкыр)); *дәресләр әзерләнде; *киемнәр юылып, үтүкләнде; *атналык ризык запаслары алынды... Ял итәргә генә вакыт җитмәде. Барыбер рәхәт булды. Шөкер.