Камал театрының искитмәле зур бинасында адашып йөргәндә Әсхәт абый Хисмәтне күрү кәефне...
Камал театрының искитмәле зур бинасында адашып йөргәндә Әсхәт абый Хисмәтне күрү кәефне (күккә кадәр!) күтәрде. Кечкенәдән тын да алмый караган спектакльдәге рольләре фильм кадрлары сыман күз алдында йөгерешеп китте. Легенда инде! Хәзер үзен "Күпер" спектаклендә бик күрәсе килә... "Сәхнә"ләр белән театрның җитәкчесе Илгиз Зәйниев янына җыелышып бардык бүген. Эшлекле, ачык, файдалы очрашу булды. Нәтиҗәсе дә уң булсын. Илгиз Зәйниев - бүген Татарстаныбызның театрын, мәдәниятен әйдәп баручы шәхес. Эше күп, вазыйфалары катлаулы булуга карамастан, кеше булып калуы, диалогка әзер булуы сөендерә. Илгиз - чиксез горурлана торган яшьтәшем дә. Исән-сау, гөрләтеп эшләргө язсын! Ә кызларга - лайк!