✨ Яңа проект - «Балам бар»! 👶
✨ Яңа проект - «Балам бар»! 👶 👶 Бала тугач, шатлык белән бергә әти-әниләрдә бик күп сораулар туа: «Бала ни өчен елый?», «Ничек ашатырга?», «Витаминнар кирәкме?», «Үсеш нормалары нинди?» «Салават күпере» журналының «Балам бар»тапшыруында баш мөхәррир, балалар язучысы Зилә Яз бу сорауларны танылган педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллинга юллый. Белгеч балалар сәламәтлеге турында мөһим сорауларга татарча, аңлаешлы һәм дәлилләнгән җаваплар бирә. 🤍