Югалткансыздыр...
Югалткансыздыр... Җомгадан бирле бик талантлы оператор-монтажёр Мария Улыбина белән "Балам бар" проекты өстендә эшлибез. Бер кешедән дә ярдәм сорамый, педиатр Илдус Лотфуллин белән 3 сәгатьлек интервьюны секундлап карап утырам. Абау, җитешсезлекләр күп. Күзгә чалына түгел, сикерә. Дөрес утырмаганмын, чәч тырпайган, икенче ияк аерым тормыш белән яши, киемем артык караңгы, ә ыыыыыккк-мыыыыклы паузаларны әйтеп тә тормыйм. Сорауларны да әйтер идем: өсте-өстенә этажлап кран белән өям генә. Нәрсә диясең, кадрда эшләгән юк, тәҗрибә нуль. Моңа кадәр балалар өчен йөзләп кенә түгел, меңләп видео әзерләгән кешеләр димәссең дә. Читтән өйрәтү, контрольдә тоту, оештыру күпкә җиңелрәк булып тоелды. Өч җирдә тавыш яздырылмаган. Аеруча "баланы ротовирустан соң тернәкләндерү ысуллары" турында менә дигән җавап җәл булды. Башыннан узганнар аңлар. Юк, мине юатасы юк. Декреттан соң артымннан ияреп йөрүче артык 20 кило белән дә дуслаштым инде. Чөнки бәхет, минемчә, корсактагы кубикта яки кесәдәге акчада да түгел, хатын-кызның бәхете - балада, гаиләлә. "Балам бар" дип әйтүчеләр бу бәхетнең бөтен авырлыкларын да татый. Бигрәк тә бала авырткан вакытта. Йөрәк яна, күңел өзгәләнә, башта мең дә бер сорау... Күпме генә укы-укыма, сәламәтлек мәсьәләләрен бары тик табиб белән хәл итәргә кирәк. Минемчә, безнең Татарстаныбызда иң шәп белгеч, балалар табибы - Лотфуллин Илдус Җәүдәт улы. Шуңа ул беренче кунагым да. Минем сорауларым улым Илһам туганчы ук башланды. 9 ай тормыйча кроватта ятып сакладым мин аны. Энергиясе ташып торган, яшәргә, эшләргә омтылып торган минем өчен бу чираттагы сынау булды. Беренче тапкыр Әминә белән 7 ай чыкмыйча больницада яткан идем... Хәзер дә, 10 ел узгач, ничек түзгәнмен дим. Ярый түзгәнмен (дәвамы булыр). Бүген "Салават күпере" социаль челтәрләрендә "Балам бар" тапшыруының беренче чыгарылышы дөнья күрәчәк. Файдасы булсын!