Хәерле җомга көне булсын!
Хәерле җомга көне булсын! Соңгы арада таныш булмаган номерлардан язучылар күбәйде. Мин андыйга күнеккән, номер ачык, ул 25 ел буена үзгәрмәгән. Ләкин соңгы сорауларны өч төргә бүлдем: 1. "СалаваТик" студиясенә язылырга теләүче "борчулы" әниләр. Борчылулары беренче чиратта тел мәсьәләре белән бәйле. Гадәттә алар: "Теле татарча ачылган иде. Балалар бакчасына баргач, русчага күчте...", йә "Татар бакчасына, татар мәктәбенә йөри, ләкин барыбер туган телдә сөйләшми..." диючеләр. Мин андый әниләрне шундый аңлыйм. Әминә белән шактый интегәбез. Әйе, ул ике телдә дә иркен сөйләшә. Ләкин күчереп торырга, исенә төшерергә кирәк. Казан кызы буларак, үзем дә еш кына русча фикер йөртәм, әмма тел сафлыгына омтылам. Монда төп авырлыклар да олылар белән бәйле. Шул үзебез сөйләшмибез, балалардан таләп итәбез. Телефон белән дә шул ук хәл. Үз үрнәгебез. Борчулы әниләрне ишетеп-аңлап, без "СалаваТик" студиясендә татар телле, дустанә, рәхәт мохит булдырырга телибез. "СалаваТик" җырлары бу очракта таяныр нигез. Җырлы-биюле уеннар аша телгә чуму җиңел һәм гадәти. 2. Эш сораучылар шулай ук күбәйде. Бөтен җирдә "оптимизация" диимме соң. Урта яшьтәгеләр койрыгына креатив фикерле зумерлар басамы... Сәбәпләр төрледер. 3. Редакция аккаунтларында реклама куярга сораучылар. Балалар өчен менә дигән чаралар бара. Күрсәтәсе килә әлбәттә. Әмма соңгы елларда безне муеннан "закон о рекламе" буа. Токеннар, килешүләр һәм башка бик күп авырлыклар аркасында андый үтенечләрне кире кагып утырам. Аңларсыздыр. Менә шундый статистика. Социолог буларак яздым бугай. Мәгълүмат өчен: "СалаваТик" балалар студиясе менә инде 2 ел буе уку елы вакытында (гадәттә, октябрь-апрель айларында) "Татмедиа" каршында 3-10 яшьлек нәниләр өчен татар телендә иҗади мәйданчык буларак эшли. Шөгыльләр атнасына ике тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичләрендә 4 юнәлештә бара: татар теле, вокал, хореография, актерлык осталыгы. Биредә берьюлы 60 бала шөгыльләнә. Бу проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Мең рәхмәт! Рәхмәтләрне шулай ук "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка җиткерергә кирәк. Милләт үсеше, балалар өчен эшләүче җитәкчебез. Казандагы "Адымнар" полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов безгә мәйдан бирә. Аның балаларга карата изге гамәлләре үзенә меңләтә савап булып кайтсын. Абау, күп язам, күп сөйлим инде)) Укып бетерүчеләр - афәрин! Видеода: "СалаваТик" студиясе укучысы Данир былтыргы кастингта.