Узган шимбә "китаплы кич" булды.
Узган шимбә "китаплы кич" булды. Илһам, ниһаять, китапларны чәйнәми һәм ертмый башлау хөрмәтенә, карадык та, ябыштырдык та. Уку этабына барып җиткән юк. 1-2 яшьлек балалар өчен дә, олырак яшьтәгеләргә дә уен - дөньяны танып белү өчен иң отышлы ысул. Аеруча түбәндәге шөгыльләргә игътибар бирергә киңәш итәм: 1) кул моторикасын үстерү - баш миенә "гимнастика" ясау кебек. Гап-гади ("кояш чыкты", "әби бармак, бабай бармак...", "бармаклар качты") кебек уеннар әйбәт кабул ителә. 2) наклейкалар ябыштыру - иң кызыклысы. Бу яшьтә гади формалар (түгәрәк, шакмаклар) булса, яше үсә бара ябыштыргычлар да катлаулана барсын. 3) сөйләмне чыгару өчен нәниләр белән иң элек авазлар булдырырга кирәк. Башта йорт хайван-кошлары тавышлары булса, аннан кыргый хайваннарга күчеп була. Мин үзем Илһамны тыңлыйм да, кайсы авазлар чыкмаганын билгелим. Аннан шул аваз чыгарган хайванга охшатып җай чыккан саен кабатлыйм. Елан кебек ысылдап, сыер булып мөгерәп, песидәй мыраулап узды көннәрем. Әкренләп теле ачыла башлады: әти, әни, апа белән беррәттән ай, аю, бүре, бака, кыяр, ай кебек бер-ике иҗекле сүзләр ишетелә башлады. Якты, зур, төсле рөсемнәр - бу очракта безнең ярдәмчеләр. Кстати, болар барысы да "Салават күпере" журналында бар! Дәвамы булыр. Чөнки балалар турында иртәдән-кичкә кадәр сөйли алам! Киләсе юлы 2-3, 4-5, 6-7 яшьтәге балалар өчен файдалы шөгыльләр белән таныштырырмын. Ә сезнең нәниләр нинди шөгыльләр ярата?