"Татмедиа"да бүген белем бәйрәме узды!
"Татмедиа"да бүген белем бәйрәме узды! Безнең оешманың матур гадәтләренең берсе ул - хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына бәйрәм ясап, мәктәп кирәк-яракларын тутырып портфель бүләк итү. Елдан-ел уздырабыз, һәрвакыт әле сабыйлыктан чыкмаган булачак укучыларны күреп күңел тула. Алар өчең сөенеп тә алабыз, җәлләп тә куябыз инде. 10 көн... Өр-яңа ритм, таныш булмаган урын, чит кешеләр, ашыктыру, җайсыз кием, дәрес дигән сәер әйберләр белән якыннан таныша башлауга нибары 10 көн калган. Һәр ел бәйрәмнең бизәге - "СалаваТик" төркеме. Безнең редакциябезнең, һичшиксез, иң уңышлы проекты. Бу төп проект. 5 ел буе татар дөньясында булмаган рекордлар куючы мультимедиа проект. Телләр үстерү комиссиясенең зур уңышы. Әле алар турында күп сөйләрмен-язырмын... Бүген игътибар - беренчеләргә! Тәүге тапкыр белем дөньясының зур капкаларын ачучыларга! Уңышлар сезгә! Ә әти-әниләргә - сабырлык, сабырлык һәм тагын чүт-чүт сабырлык! #татмедиа #первыйкласс #салаватиклар Видеомонтаж: Әминә Миргалиева (быел өченчегә, Алла боерса).