Әлфия апаның туган көне бүген!!!❤️
Әлфия апаның туган көне бүген!!!❤️ "Салават күпере" журналының инде бик күп еллар баш рәссамы, дизайнеры Әлфия Йосыпованың бәйрәме🍒 Без 16 ел бергә эшлибез. Аның журналыбыз үсешенә, видео проектларга керткән хезмәте искитмәле зур. Дөресен генә әйткәндә, берничә буын татар сабыйлары Әлфия апа «пешереп мичкә тыккан кабартмалар ашап үсте». «Кабартмалар» дигәннән, кайберләрен санап үтим: 🌈 «СалаваТик» төркеме клиплары бизәлеше; 🌈 «Күңелле әлифба» китабы һәм видеопроекты бизәлеше; 🌈 «Тылсымлы рәсем» проекты авторы һәм алып баручысы; 🌈 «Татарча буягычлар» сериясе дизайнеры; 🌈Гөлнара Хәйдәрова, Зилә Яз, Зөләйха Камалова, Алинә Бикмуллина, Резедә Гобәева һ.б. әкият китаплары дизайнеры һәм тагын йөзләгән китап-журналларның бизәлеш мөхәррире. Күп эшли... Арып-талып, хәле беткәнче эшли. Ә үзе тумышыннан тыйнак. Мактаулы исемнәр дә, зур акчалар да сорамый... Ә лаеклы! Әлфия апа бик олы йөрәкле кеше дә әле ул. Мин аны уйнап гына «адвокат» дип тә йөртәм. Хезмәттәшләре мәнфәгатьләрен якларга туры килгәндә, песи Әлфия берзаман арыслан Әлфиягә әйләнә дә куя. Бер ырылдап күрсәтсә, куркып кач🤣 Шундый яратам үзен. Исән-сау, сәламәт кенә була күрсен!