Хәерле Илһамлы иртә!
Хәерле Илһамлы иртә! Иртән мин эшкә киткәндә менә шулай тәрәзәдән кул болгап, елмаеп кала балакаем. Мин дә аңа елмаям. Ә күңелдә сүз белән сөйләп бетерә алмаслык моңсулык. Юк, һич кайгы түгел. Моңсу.... Күз яшьләре ничектер эчкә таба тама кебек. Әниләр мине аңлар... Улым көн дәверендә дә мине искә алмый ди. Чөнки янында туганнан кулыннан төшерми, тәмле ашлар пешереп кенә, иркәләп-назлап торучы дәү әнисе бар. Аллага шөкер... Җомга хәерле булсын! Матур көннәр))