Минем Әминә бүген Зәңгәр күлдә ял итә. Иптәш кызы Мәликә һәм аның гаиләсе белән. Кунакч...
Минем Әминә бүген Зәңгәр күлдә ял итә. Иптәш кызы Мәликә һәм аның гаиләсе белән. Кунакчага кичә үк киткән иде. Кызлар мәш килеп уйнаганнар, үзләре иртәнге аш әзерләп ашаганнар, хәтта өшетә торган сулыкка да кереп коенырга курыкмаганнар... Афәрин! Гомумән, бу җәйдә кунак-кунак уйнаулар күп булды. Чөнки 9 яшьлек кызыма гел гаилә янында булу гына күңелсез булуын ачыкладым. Аптырадым, уйладым, шикләндем һәм менә шулай кунача җибәрә башладым. Күзаллавы киңәя. Башка гаиләләрдә ул төрле кануннар булуын белә, таныш булмаган урыннарга бара, кыскасы - яңа тәҗрибә туплый. Монда иң мөһиме - баланың ышанычлы кешеләр янында булуы. Килешәсезме? ПС: Розалия апага бүгенге көн өчен рәхмәт!