🔔✨Бүген,26 нчы май көнне,9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме... — 26 мая 2026 г. в 17:12:46.276
🔔✨Бүген,26 нчы май көнне,9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу бәйрәм безнең өчен аеруча дулкынландыргыч, чөнки гимназиябез тарихында беренче тапкыр 11 нче сыйныфлар укуны тәмамлап, зур тормыш юлына чыктылар! Бу тантаналы чарада кадерле кунакларыбыз — Башкарма комитет җитәкчесе Салахов Фәрит Шәүкәт улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Кашапов Нәркиз Винер улы катнашты. Аларның котлаулары һәм җылы теләкләре укучыларыбызга яңа үрләр яуларга көч бирде. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары,сез — безнең горурлыгыбыз. Сезгә ак юллар, зур уңышлар һәм бәхетле киләчәк телибез. Гимназия ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык! ❤️🎓

