Кичә безнең гимназиядә истәлекле һәм дулкынландыргыч көн булды — 4нче сыйныф укучыларын... — 26 мая 2026 г. в 16:04:43.923
Кичә безнең гимназиядә истәлекле һәм дулкынландыргыч көн булды — 4нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды! 🎓✨ Укучыларыбыз башлангыч мәктәп белән саубуллаштылар. Дүрт ел эчендә алар никадәр белем алдылар, дуслаштылар, үстеләр. Бәйрәмдә матур җырлар яңгырады, биюләр булды, беренче укытучыларга иң җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. ❤️ Аларны яңа үрләр, яңа укытучылар һәм зур мәктәп тормышы көтә. Хәерле юл сезгә,4 нче сыйныф укучылары!

