Хатын-кыз
Хатын-кыз Син иң алдан үзеңне кочакла, Үз-үзеңә башта җылы бир. Көтеп тора ала балалар да, Көтеп тора ала арган ир. Бар дөньясы көтеп тора ала! Башың ватып чапма, хатын-кыз! Хәлдән таеп берчак егылырсың... Биетмәсен сине һәр кубыз! Үзең генә түгел җир йөзендә. Кирәк икән сора ярдәмен! Ир дә белсен синең күңелеңне. Балалар да тойсын эш тәмен. Эш аты дип исем кушмасыннар! Кылдан нечкә бит соң күңелләр... Бәхет эзләп түгел, бәхет татып Рәхәт үтсен иде гомерләр... Алия Самигуллина