🕊️🩺🚑Гомерләрне саклаучы һөнәр иясе: Актанышның танылган хирургы Ирек Хафизов — 19 июня 2026 г. в 06:15:01.645
🕊️🩺🚑Гомерләрне саклаучы һөнәр иясе: Актанышның танылган хирургы Ирек Хафизов Бүгенге көндә Ирек Рәсим улы Актаныш район үзәк хастаханәсе коллективында гына түгел, бөтен район күләмендә зур абруй казанган белгеч. 2024 елда районкүләм «Ак чәчәкләр» конкурсында «Стационарның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулады, үзенең югары һөнәри дәрәҗәсен тагын бер кат исбатлады. «Яшь табиб» дип атасак та, ул инде 12 елдан артык Актаныш җирлегендә кеше гомерен саклап калу өчен хезмәт куя. Тамырлары – авылдан, үрнәге – әнисеннән Ирек Хафизов 1989 елда Актаныш районының Чалманарат авылында дөньяга килә. Тугызынчы сыйныфка кадәр үз авылында белем алгач, укуын Такталачык урта мәктәбендә дәвам итә. Язмышын медицина белән бәйләргә карар кылган егет 2006 елда Казан дәүләт медицина университетының «Дәвалау эше» (Лечебное дело) факультетына укырга керә. Ирек Рәсим улының медицина юлын сайлавы очраклы түгел: әнисе Нәзифә апа күп еллар авылда фельдшер булып хезмәт куя. Балачактан әнисенең фидакарьлеген, кешеләргә ярдәмгә ашыгуын күреп үсү яшь егетнең күңелендә бу һөнәргә карата хөрмәт уята. Олы тормыш юлына аяк басканда, нәселдә икенче медицина хезмәткәре булырга ниятли ул. «Әнинең фидакарь хезмәте минем өчен иң зур этәргеч һәм үрнәк булды», – дип искә ала табиб. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/preview/gomerlarne-saklaucy-honar-iiase-aktanysnyn-tanylgan-xirurgy-irek-xafizov

