📰 Тугры укучыбыз — Фәнисә апа! — 19 июня 2026 г. в 05:59:56.771
📰 Тугры укучыбыз — Фәнисә апа! «Актаныш таңнары» газетасын өлкәннәр аеруча яратып укый. Авыл тормышы, туган як яңалыклары, истәлекле очрашулар, файдалы киңәшләр һәм рецептлар турында язмалар алар өчен һәрчак кызыклы. Безнең тугры укучыларыбызның берсе — Фәнисә Хөснимар кызы Тимирова. Ул газетаның һәр санын көтеп ала һәм бүген дә аны... күзлексез укый! Яшьтән үк күзләре яхшы булу сәбәпле, ул газетаның һәр битен игътибар белән укып бара, район яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Фәнисә апага ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Сезнең кебек тугры укучыларыбыз булганда, хезмәтебезнең кадере тагын да арта. 🌷 Фәнисә апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм якыннарының җылысын тоеп яшәвен телибез. Алга таба да «Актаныш таңнары» белән бергә булыгыз!

