🎓 Югары Яхшый мәктәбендә — Белем бәйрәме! — 1 сентября 2026 г. в 10:54:09.497
🎓 Югары Яхшый мәктәбендә — Белем бәйрәме! Бүген Югары Яхшый мәктәбендә яңа уку елына багышланган Белем бәйрәме узды. Быел мәктәпнең беренче сыйныфына 3 укучы укырга керде. 📚✨ Бәйрәмдә әти-әниләр, ветеран укытучылар, хуҗалык һәм Югары Яхшый авыл җирлеге җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Алар беренче сыйныфка баручы укучыларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 🎁Яңа уку елында барлык укучыларга уңышлар, яңа ачышлар һәм яхшы билгеләр телибез! Белем юлыгыз якты булсын! 🌟

