Батыр анасы Миңнетаҗибә Юнысовага — 90 яшь — 1 сентября 2026 г. в 09:58:39.112
Батыр анасы Миңнетаҗибә Юнысовага — 90 яшь Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче райондашыбыз, хезмәт ветераны Миңнетажибә Дөлфи кызы Юнысованы тәбрик иттеләр. Бу дулкынландыргыч очрашуда бәйрәм шатлыгы белән бергә тирән кайгы да бар иде. Миңнетажибә апаның улы Дамир Юнысов махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган батыр якташыбыз. Актаныш авылында туып-үскән, соңыннан Такталачыкта элемтә узелында монтер булып хезмәт иткән Дамир Әнвәр улы Донецк Халык Республикасының Николаевка авылы янында сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була. Ул миномет атышы астында соңгы мизгелгә кадәр позициясен калдырмый. Алган яралары аркасында гомере өзелә, ә өзлексез атышлар аркасында гәүдәсен эвакуацияләү мөмкин булмый. Шуңа күрә аның гәүдәсе әлегәчә табылмаган. «Барып карарга кабере дә юк», — дип, батыр анасы күз яшьләрен сөртеп. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-geroilar-1734328064/batyr-anasy-minnetaziba-iunysovaga-90-ias

