Бу фотода – чын тарих! — 4 сентября 2026 г. в 14:20:08.806
Бу фотода – чын тарих! Агитбригадалар хуҗалык уңганнарын бик күптәннән хезмәткә рухландыра, авыл кешеләренең күңеленә якын булган көчле рухи корал булып торган. Игътибарыгызга тәүге карашка гади, ләкин бик кадерле бер фотосурәт тәкъдим итәбез. Әлеге фотода – районның танылган шәхесләре Робсон Мусин һәм Инсаф Хабибуллин. Бу кадрлар 1990 еллар башында төшерелгән. Әлеге кыйммәтле фотоны безгә Робсон аганың улы, Актаныш җиренең патриоты Рөстәм Мусин юллады. Аның кадерле истәлеге белән уртаклашуы – тарихыбызны, хезмәт батырларыбызны хәтерләү һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур бүләк. Рәхмәт, Рөстәм! Фотодагы шәхесләрнең хезмәте, фидакарьлеге – безнең өчен үрнәк.

