Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар — 18 сентября 2026 г. в 10:06:28.743
Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар Киров авылындагы 633 нче сайлау участогында сайлау көне җылы һәм күтәренке мохитта уза. Биредә сайлаучыларны гадәттәгечә җыр-моң, кайнар чәй һәм яңа пешкән коймак белән каршы алалар. Сайлау комиссиясе рәисе Энҗе Сибгатуллина хәбәр иткәнчә, участокта барлыгы 560 сайлаучы исәпләнә. Шушы вакытка 107 кеше үз тавышын биргән. — Авылдашлар сайлауда актив катнашалар. Безгә башка авыллардан сайлаучылар килми, шуңа күрә Киров авылы халкы гына биредә тавыш бирә. Барыгызны да сайлаулар белән тәбрик итәбез! Сайлауларыбыз тыныч үтсен, илләребез имин булсын! — диде Энҗе Сибгатуллина. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/kirov-avylynda-sailaucylarny-yr-mon-ham-kainar-cai-belan-karsy-aldylar

