Ярминкәдә өлкәннәр өчен төрле товарлар ташламалы бәядән сатыла. Халык та ярминкәгә акти... — 3 октября 2026 г. в 05:59:29.257
Ярминкәдә өлкәннәр өчен төрле товарлар ташламалы бәядән сатыла. Халык та ярминкәгә актив килгән, сәүдә кызу бара. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, яраткан артистларыбыз матур җырлары, патриотик шигырьләре белән бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен тагы да күтәрде, өлкәннәрне котлады. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде. Бүген Өлкәннәр көненә багышланган бик матур ярминкә уза. Бирегә авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, хуҗалыклар һәм эшмәкәрләребез җыелган. Бу матур чараны оештыруда катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Илфак Бариев. Ул аеруча мәктәпләр һәм балалар бакчаларының бәйрәмгә иҗади әзерләнеп килүен билгеләп үтте. – Мәктәпләребез, балалар бакчалары иҗади яктан бик җаваплы әзерләнеп килгәннәр. Аларга да аерым зур рәхмәт! Бүген өлкәннәребезнең кирәкле товарларны сатып алу өчен барлык мөмкинлекләре дә бар, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе. Илфак Шамил улы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәевка, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираевага, район башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдиновка, авыл җирлекләре башлыкларына, мәктәп директорларына һәм балалар бакчалары мөдирләренә аерым рәхмәтен җиткерде. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/avyl-khualygy-sulyshy/olkannar-xormatena-matur-bairam