Казан шәһәренең Актаныш якташлары җитәкчесе Вәсим Вахитов Хезмәт ветераны, Ленин ордены... — 3 октября 2026 г. в 04:30:51.621
Казан шәһәренең Актаныш якташлары җитәкчесе Вәсим Вахитов Хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Кагированы Өлкәннәр көне белән котлады. Ул Дөлфирә Кагировага күчтәнәчләр тапшырды, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә күрсәткән зур ярдәме өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Вәсим Вахитов якташлары белән горурлануын белдереп, Дөлфирә Кагированы тыл каһарманы дип атады һәм аны яшь буын өчен үрнәк итеп билгеләп үтте. Ул аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы теләде.